В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар атна саен төрле шәһәр мәйданчыкларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 9-нчы гыйнвардан башлап Казан мәктәпләрендә йомшак «КУБ Х» кубиклары буенча беренче чемпионат узачак. Ярышларда 7-нче һәм 8-нче сыйныф укучылары катнашачак.
Йомшак кубиклар буенча «КУБ Х» чемпионаты өч этапта узачак. «Кубол» дип аталган беренче этапта командалар бер-берсенә каршы урнашкан мәйданда урын алырга, кубикларны билгеләнгән зонага күчерергә һәм үз уенчысы тоткан кәрҗингә эләгергә тиеш булачак. Икенче – «кубашня» - этабында команданың бурычы булып кул астындагы кубиклардан иң югары манара төзү тора. «Кубарикада» дип исемләнгән өченче этапта командалар кубиклардан дивар төзиячәк, ә команданың бурычы - көндәшләре диварындагы кубикларны мөмкин кадәр күбрәк бәреп төшерү.
Ярышлар атна саен төрле шәһәр мәйданчыкларында узачак. Беренче ярыш 10-нчы гыйнварда Горький исемендәге паркта 13.00-дән 15.00-гә кадәр узачак, анда 4 команда катнашачак.
Чемпионат 6-нчы мартта төгәлләнәчәк – соңгы ярыш шулай ук Горький исемендәге паркта 13.00-дән 16.30-га кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.