12 мартта Казанның 15 укучысы һәм аларның әти-әниләре Республика клиник хастаханәсенә барачаклар һәм табибларның эше турында беләчәкләр. Бу «Әйдә безнең белән, балалар!».
Проект ярдәмендә Казан балалары үзләрен кызыксындырган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында күбрәк белә, тематик экскурсияләрдә катнаша алачак.
Шунысы игътибарга лаек, укучылар якыннанрак танышырга теләгән һөнәрләрне үзләре сайлаганнар. Ел дәвамында балалар кондитерлар, зоопарк хезмәткәрләре, рәссамнар, футболчылар, балериналар, кием дизайнерлары, экскурсиячеләр, хәрбиләр, пешекчеләр һәм башкаларның ничек эшләвен күрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Казанда «Әйдә безнең белән» проекты гамәлгә ашырыла. Экскурсияләрдә ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны зур шәһәрнең эчке төзелеше белән таныштыралар. Мәмәлән, соңгы очрашуларда катнашучылар өйдән чыгып киткәннән соң калдыкларның кая җибәрелүен, фатирларның ничек җылынуын белделәр.