Сынаулар 11-17 апрельдә Иннополис университетында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казан укучылары информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды. Сынаулар 11-17 апрельдә Иннополис университетында узды, ә Олимпиада ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү кичә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә үтте.
КФУның Лобачевский исемендәге лицееның унынчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин олимпиаданың абсолют җиңүчесебулды, узган ел ул 9 сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче булган. Шулай ук Яңа Савин районының 7-нче лицей-интернатының 9-нчы сыйныф укучысы Булат Миңнеханов җиңү яулады.
Татарстанның төрле районнарыннан 9 кеше призер булды, ә олимпиадада Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мордовия, Калининград, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләреннән 21 катнашучы җиңүгә иреште.
Олимпиадада яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәркем өчен призлар әзерләнгән иде. Әйтик, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары теләсә кайсы югары уку йортының профильле факультетына, керү имтиханнарын тапшырмыйча, укырга керә алалар. Әгәр җиңүче профильсез белгечлеккә укырга керергә теләсә, вуз карары белән аңа информатика буенча БДИ өчен 100 балл бирергә мөмкиннәр. Ә тугызынчы сыйныф укучылары, төп гомуми белем турындагы аттестатка «бишле» йомгаклау билгесен куеп, информатика буенча төп дәүләт имтиханнарында катнашудан азат ителә.
Быел информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча иң яхшы белгеч исемен яулау һәм җиңү өчен Россиянең 56 төбәгеннән 268 укучы көч сынашты. Иң зур җыелма командалар Мәскәүдән килде – 101, Санкт-Петербургтан – 22, Свердловск өлкәсеннән – 16. Татарстан җыелма командасын 14 бала тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.