В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар Россиянең 85 төбәгеннән килгән катнашучылар белән көч сынашты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Составына Казан укучылары кергән Татарстан командасы «Имин тәгәрмәч – 2021» Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсында җиңү яулады. Гомумән алганда, анда Россиянең 85 төбәгеннән 10-12 яшьлек балалар катнашты.
Конкурс ике этапта узды. Беренче этапта катнашучыларга юл хәрәкәте, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү буенча теоретик биремнәрне хатасыз хәл итәргә кирәк иде. Конкурсның финал өлешендә укучылар велосипед белән идарә итә белүләрен һәм медицина ярдәме күрсәткәндә гамәлләр эзлеклелеген күрсәттеләр.
Барлык ярышларның нәтиҗәләре буенча, бер генә хата да ясамыйча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы беренче урынны яулады. Команда составына Казанның Совет районындагы 159-нчы номерлы лицей укучылары Аяз Җиһаншин, Нияз Хәйретдинов, Милана Мальгина һәм Адилә Мифтахова керде, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.
Икенче урынны Липецк өлкәсе, өченче урынны Свердловск өлкәсе командасы алды.
Җиңүчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Истәлекле бүләкләрне тапшыру юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ уртак утырышында булды.