В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйгедә Татарстанның 10 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы көч сынашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар). Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Мин – мәктәп укучысы» республика юл хәрәкәте иминлеге конкурсына йомгак ясалды. Анда республика мәктәпләреннән 10 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 7-8 нче һәм 9-11 нче сыйныф укучылары арасында 22 җиңүче билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
7-8 нче сыйныф укучылары арасында 169 нчы мәктәп укучысы Анастасия Азоркина – 1 нче урын, 37 нче гимназиядән Солтана Зарипова – 6 нчы урын, 75 нче гимназиядән Илья Голубев 10 нчы урынны алды.
9-11 нче сыйныф укучылары арасында 85 нче мәктәптән Дарья Ромашкина – 2 нче урын, 132 нче мәктәптән Амелия Хөснетдинова – 4 нче урын, 72 нче мәктәптән Александр Кириченко 10 нчы урынны алды.