Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2020, 11:24

Казан укучылары БДИны 29 июньдә тапшыра башлыйлар

Бу көнне алар география, әдәбият һәм информатика буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру сроклары күчерелде. БДИ җәдвәленең яңа проекты нигезендә, беренче имтиханнарны чыгарылыш сыйныф укучылары 29-нчы июньдә тапшырачак - бу көнне алар география, әдәбият һәм информатика буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Иң массакүләм имтихан - рус теленнән - ике көнгә: 2-нче һәм 3-нче июльгә бүленәчәк.

6-нчы июльдә профильле математика буенча БДИ уздыру планлаштырыла, 9-нчы июльдә - тарих һәм физика буенча, 13-нче июльдә - җәмгыять белеме һәм химия буенча, 16-нчы июльдә - биология буенча, шулай ук чит телләр буенча (язма өлеш). 18-нче һәм 20-нче июльдә чит телләр буенча БДИ узачак (телдән өлеш).

Шулай ук җәдвәлдә барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

Имтиханнарның вакытыннан алда һәм төп чорында теркәлгән катнашучыларның барысы да әлеге даталарга имтиханнар тапшыра алачак. Быел имтиханнар бары тик югары уку йортына керүгә кирәк булган катнашучылар өчен генә үткәреләчәк. Уртача гомуми белем турында аттестат алу өчен быел БДИ бирергә кирәкми, аттестатлар еллык йомгаклау билгеләре нигезендә куелачак.

БДИ уздыруның барлык пунктларында да санитар контроль көчәйтеләчәк: аудиторияләрне дезинфекцияләү, керү урынында катнашучыларның мәҗбүри термометриясе үткәреләчәк, биналарда кул эшкәртү өчен антисептик чаралар белән дозаторлар булачак. Катнашучыларны дистанцияне 1,5 метрдан да ким булмаган килеш утыртачаклар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар