Катнашырга теләүчеләр алдан сылтама буенча теркәлергә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29- нчы август). 1-нче сентябрьдә Казанда Горки-Әмәт урманы территориясендә гаилә бәйрәме узачак. Анда балалар «Космик десант» квестында катнашачак, ә ата-аналар баланы җәйге каникуллардан соң уку елына ничек әзерләргә кирәклеген беләчәкләр.
Бәйрәмдә олылар өчен балалар психологы Маргарита Гурьянова белән мәктәп укучыларын яңа уку елына әзерләү темасына очрашу уздырачаклар һәм балаларның стресска каршы торучанлыгын арттырырга өйрәтәчәкләр.
Бәйрәм Cube контейнер үзәге амфитеатрында 13.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашырга теләүчеләр алдан сылтама буенча теркәлергә тиеш.