Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2025, 15:18

Казан укучылары Җиңүнең 80 еллыгына почта открыткалары эскизы ясый алачак

Конкурс эшләрен 30 апрельгә кадәр кабул итәләр

Россия почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Казан укучылары Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнаша һәм эскизлар ясый ала.

7 яшьтән 18 яшькәчә балаларга истә калырлык открытка ясарга кирәк. Эшләрне төрле техникада: рәсем сәнгате, коллаж, графика – авторлык, аз тиражлы яки компьютерлы, башкарып була. Мисаллар белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин.

Һәр конкурсант бер эскиз җибәрә ала. Шул ук вакытта катнашучылардан нейрочелтәрләр һәм ясалма сурәтләр иҗат итү өчен кушымталар тарафыннан булдырылган эшләр кабул ителмәячәк.

Конкурс эшләре белән бергә катнашуга гаризалар 30 апрельгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Нәтиҗәләр 9 Майда ясалачак, дип хәбәр иттеләр «Татарстан почтасы» ФПЭИ матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар