В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр үз төбәгенең амбассадоры статусын алачак һәм танылган блогерлар белән бергә сәяхәткә китәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Мәскәү туризм комитеты «Ачышлар иле» Бөтенроссия мәгариф-туристик конкурсын башлап җибәрде. Укучылар үзләренең кече ватаннары турында сөйли, туган як образын күрсәтә, яраткан паркларын, шәһәр киңлекләрен һәм арт-объектларын, фәнни һәм эксперименталь үзәкләрне, музейларны һәм башка кызыклы урыннарны күрсәтә алачак. Моның өчен аларга бары тик TikTok платформасы өчен видео яздырырга кирәк.
Конкурста катнашуга 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр чакырыла. Аларга үз шәһәрләренең яраткан урыннары турында өч минуттан да артык булмаган дәвамлылык белән ролик язарга кирәк. Әзер видеоны TikTok платформасында ике хештег буенча – #странаоткрытия һәм үз шәһәренең исеме куеп бастырырга кирәк. Эшләрне популяр тревел-блогерлар, тиктокерлар, режиссерлар һәм продюсерлар бәяләячәк. Иң яхшы видеоны техник һәм эчтәлекле критерийлар буенча сайлаячаклар, алар арасында видеовизиткалар, тематикага туры килү, сюжет линиясенең ачыклыгы, идеянең яңалыгы һәм башкалар бар.
Видеороликны яздырыр алдыннан катнашучыларга социаль челтәрләрдә контент төзү буенча махсус өйрәтүче материаллар карарга һәм төшерү өчен урынны ничек сайларга, кадрлар төзергә һәм монтаж ясарга киңәш итәләр.
Конкурс эшләрен 2021 елның 31-нче маена кадәр тапшырырга мөмкин. Финалистларның барысы да конкурс партнерларыннан призлар, шулай ук үз төбәгенең амбассадоры статусын алачак. Моннан тыш, җиңүчеләр «Ачышлар иле» мәгариф-туристлык сәяхәтенә танылган блогерлар һәм режиссерлар белән бергә «РЖД» уникаль балалар поездында бара алачак. Алар Киров, Түбән Новгород, Самара һәм Казанга барачак. Маршрутның һәр ноктасында җиңүчеләр һәм блогерлар командасы берәр көн үткәрәчәк, дип хәбәр итә Мәскәүнең туризм комитеты матбугат хезмәте.