КФУда узачак чара өчен дүрт мәйданчык оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). 30 ноябрь көнне Казан федераль университетында мәктәп укучылары һәм студентлар арасында инглиз теле буенча диктант узачак. Аларга язылачак текст Лев Толстой иҗатына багышлана.
Диктант 10.00 сәгатьтә КФУның дүрт мәйданчыгында старт ала: төп бинада, Психология һәм мәгариф институтында, Халыкара мөнәсәбәтләр институтында һәм икенче югары корпуста.
Казан белем бирү чарасы узачак шәһәрләрнең берсе булачак. Быел диктантны Россиянең 70 төбәгеннән 25 меңгә якын студент һәм мәктәп укучысы язачак. Проектка илнең 130-дан артык югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, шулай ук 250-гә якын мәктәбе кушылган, дип хәбәр иттеләр КФУда.
Диктант физик затлар арасында яшьләр проектлары Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча сайлап алынган проектларны тормышка ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә үткәрелә.