Республика җыелма командасы спортчылары барысы 26 медаль, шул исәптән 9 алтын, 4 көмеш һәм 13 бронза яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Казан шашка уйнаучылары Идел буе федераль округы беренчелегендә 9, 11, 14 һәм 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында рус һәм йөз шакмаклы шашкалар буенча 20 медаль яулады. Турнир 24-нче июньнән 3-нче июльгә кадәр Казанда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча Республика олимпия резервы спорт мәктәбендә узды.
Идел буе федераль округының тугыз төбәгеннән 200-гә якын катнашучы үзара көч сынашты. Алар арасында 48 комплект медаль уйнатылды.
Татарстан Республикасы спортчылары уңышлы чыгыш ясады, алар 26 медаль, шул исәптән 9 алтын, 4 көмеш һәм 13 бронза яулады. Алар арасында командага 20 медаль алып килгән Казан шашка уйнаучылары да бар. Арина Титова 9 яшькә кадәрге кызлар арасында 4 алтын, Никита Гаврилов 17 яшькәчә егетләр арасында 2 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль алды. Дарья Пигачева 1 алтын һәм 2 көмеш медаль, ә Дарья Шонина – 1 алтын һәм 3 бронза медаль яулады, икесе дә 17 яшькә кадәрге кызлар арасында чыгыш ясады. 14 яшькә кадәрге категориядә чыгыш ясаган Ләйсән Насыбуллина республика җыелма командасына 1 алтын һәм 1 бронза медаль алып килде, 11 яшькә кадәр егетләр арасында Сәид Кәбиров һәм 9 яшькә кадәрге кызлар арасында Алинә Аргакова 1-әр бронза медальгә ия булдылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.