Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан 25 елдан артык бергә яшәгән һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән гаиләләргә медальләр тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная). Бүген Казанда, А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан 25 елдан артык бергә яшәгән һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Фоат һәм Фәйрүзә Галимуллиннар, Азат һәм Зөһрә Хәлимовлар, Владимир һәм Надежда Кузьминнар, Александр һәм Аида Заболотновлар, Виталий һәм Лариса Мининых, Юрий һәм Валентина Морозовлар, Олег һәм Евгений Цыбиннар, Василий һәм Энҗе Вахитовлар, Александр һәм Вера Коровиннар, Виктор һәм Ирина Ворожейкиннарга Мактау медальләре тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук Рәүф һәм Резидә Гарәфетдиновлар гаиләсе дә бар. Ирле-хатынлы 31 ел яшәгәннәр, алар биш бала тәрбияләп үстергән. «Гаилә минем өчен - үзара аңлашу, мин җирдәге иң бәхетле кешемен, өйдә яраткан хатыным һәм искиткеч балалар көткәнен беләм. Минем гаиләм - ул язмыш бүләге», - дип сөйләде Рәүф Гарәфетдинов. Шунысын да әйтергә кирәк, гаилә башлыгы Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашкан, аның хатыны «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән.
Тантана сәбәпчеләрен бәйрәм белән Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина котлады. «Гаилә - ул эш көненнән соң кайта торган җылылык, күңел тынычлыгы таба торган урын. Казанның бәхетле гаиләләр шәһәре булуына мин бик шат. Шәһәрдә мөмкин кадәр күбрәк күп балалы гаиләләр булуын телим, чөнки бу - чын бәхет», - дип котлады залда җыелган халыкны Г.Нигъмәтуллина.
Казан епархиясе вәкиле Владимир атакай җыел шәһәрлеләргә мәхәббәт һәм нык гаилә бәхете теләде. «Гаилә кыйммәтләре турында һәрвакыт сөйләшергә кирәк – бу тормышыбызның нигезе. Ныклы гаиләсез нык дәүләт булмаячак. Без үзебез мәхәббәт чыганагы булырга тиеш, аннан башка - гаилә бәхете мөмкин түгел», - диде Владимир атакай.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров барлык гаиләләргә иминлек һәм бәхет теләде. «Гаилә - ул бик зур хәзинә, аның кадерен белергә кирәк. Мин һәр гаиләгә аңлашып яшәүләрен телим. Аллаһы Тәгалә һәркемгә бәхет һәм иминлек бирсен», - диде Равил хәзрәт Зөфәров.
Медальләр тапшырганнан соң, «Казан – бәхетле гаилә шәһәре» шәһәр конкурсында җиңгән гаиләләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Конкурс, гадәттәгечә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырыла һәм ТР башкаласында өченче тапкыр үтә, быел анда бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 15 гаилә катнашты. Ай дәвамында, конкурс сынауларын үтеп, гаиләләр үзләренең бердәмлеген күрсәттеләр.
«Иҗади гаилә» номинациясендә беренчелекне Хисмәтуллиннар гаиләсе яулады, икенче урынны Захаров гаиләсе, өченче урынны Ащеуловлар алды. «Спорт гаиләсе» номинациясендә Ащеуловлар гаиләсе җиңү яулады, икенче урында – Шатуловлар гаиләсе, өченче урында - Захаровлар гаиләсе. «Интеллектуаль гаилә» номинациясендә Усмановлар гаиләсендә - «алтын», Захаровлар гаиләсендә - «көмеш», Ащеуловлар өченче урында.
Бүләкләү тантанасында шулай ук Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Воронова һәм башкалар катнашты.