В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалы парларга 500 метр араны йөгереп узарга кирәк булачак
Казан халкы «Милләт кроссы»нда гаилә йөгерешендә катнаша ала. Балалар белән килгән парлар өчен 500 метр аралык әзерләнәчәк. Финишка килгән беренче өч гаилә – кубоклар, ә калганнары медальләр алачак.
Командада ким дигәндә өч кеше булырга тиеш (ике олы кеше һәм бала). Йөгерүгә теркәлү сылтама буенча оештырылган. Чатта команданың исемен фамилия буенча язарга һәм катнашучыларның санын күрсәтергә кирәк.
Шәһәр халкын 21 сентябрьдә «УРАМ» экстрим-паркында көтәчәкләр, ориентир – « Спорт өй янында» проекты флаглары. Мәйданчыкта теркәлү 10:30 дан 11:00 гә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң җылыну, тәнне язылдыру башлана. Катнашучылар старт сызыгына 11:30 сәгатькә якынлашырга тиеш, дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Йөгерү Россиядә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елына багышланган.
Исегезгә төшерәбез, «Милләт кроссы» өчен Казанда берничә старт мәйданчыгы әзерләнәчәк: «Локомотив» стадионы, мәктәп яны территорияләре, «УРАМ» экстрим-паркы. Соңгы урында катнашучыларны һәм кунакларны иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы көтә.
«Милләт кроссы»нда катнашу өчен Ташаяк ур., 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадионда теркәлү узарга кирәк.Мандат комиссиясе 20 сентябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Ярышларның җиңүче һәм бүләккә ия булучылары традиция буенча кубок, медаль һәм дипломнар алачак.