В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр белән очрашулар атна саен уза.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Казанда яшь әти-әниләр һәм бала тууга әзерләнә торган гаилә парлары «Ата-ана мәктәбе»ндә белем ала ала. Проектта катнашучылар өчен акушер-гинекологлар, педиатрлар, психологлар, педагоглар, имезү һәм слингта йөртү буенча консультантлар белән бушлай дәресләр оештырылачак.
Табиблар белән очрашулар һәр чәршәмбе көнне 16:00 сәгатьтә Адоратский ур., 38а адресы буенча Рождество Христов мәхәлләсендә уза.
Профильле белгечләр белән очрашулар шулай ук башка православие храмнарында, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә, муниципаль мәйданчыкларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә үткәрелә. Булачак вакыйгаларның анонслары социаль челтәрдәге проект берләшмәсендә бастырыла.
«Ата-ана мәктәбе» чараларына керү ирекле, катнашу өчен WhatsApp мессенджерында +7(962)550-09-80 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.
«Ата-ана мәктәбе» проекты Казанның «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.