В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай дәрескә онлайн режимда кушылырга мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 21-нче октябрь көнне Казанда Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды базасында үзмәшгульләр өчен «Мобиль монтаж» темасына бушлай мастер-класс узачак. Спикер булып монтаж, документаль кино һәм реклама режиссеры, моушн-дизайнер Илья Зернов чыгыш ясаячак.
Эшкуарлар монтаж системалары, видео өлкәсендәге һөнәрләр, мобиль монтаж мөмкинлекләре, видеоконтент төрләре һәм аның бәясе, шулай ук видео белән эшләүнең теоретик нигезләре турында фикер алышачак.
Мастер-класста катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк . Беренче 30 мөрәҗәгать итүчене Петербург урамы, 28-нче йорт, 3-нче кат адресы буенча кабул итәчәкләр. Калганнар өчен дәресләрне онлайн-форматта үткәрәчәкләр. Чара 10 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.