Казан үзмәшгульләре Шәһәр көнендә узачак ярминкәдә бушлай катнаша ала

Фото: Денис Гордийко

Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). 30 нчы августта Казан үзмәшгульләре «Я и есть Татарстан» ярминкәсендә һәм Kazan bazar форумында бушлай катнаша ала. Моның өчен МСП.РФ сайтында гариза калдырырга кирәк.

«Я и есть Татарстан» ярминкәсе Казан Кремле янында узачак. Чара барышында иң озын сәүдә рәтләре буенча Россия рекордын кую планлаштырыла.

Шул ук көнне Бауман урамында ТР Фәннәр академиясе янында Kazan bazar үзмәшгульләр форумы узачак. Аның программасында – товарлар күргәзмәсе, сату, мастер-класслар, стратегик маркетинг буенча лекцияләр һәм концерт программасы.

Үзмәшгульләргә чараларда катнашу өчен МСП.РФ порталында гариза калдыру зарур. Хезмәтләр арасында «Финансирование участия в выставочно-ярмарочных мероприятиях на территории РФ» дигәнне, ачылучы исемлектән кызыксындырган чараны сайларга кирәк. Консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты.

2022-08-22T17:21:21+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.