Башкалада узган атнада 432 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Узган атнада, 2-нче декабрьдән 8-нче декабрьгә кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 432 бала тууы теркәлгән: 215 малай һәм 217 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 19. Иң өлкән әнинең яше – 47, иң өлкән әтинең яше - 50. Иң кечкенә баланың авырлыгы 600 грамм булган, иң зур баланыкы – 4830 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: София, Әмир, Тимур, Полина, Диана, Алинә, Георгий, Варвара, Артем, Эмилия. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Паулина, Алла, Вера, Всеволод, Юстина, Камелия, Васыйл, Сәлим, Николь.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 189 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.