Бер атна эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 397 бала тууы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 22-нче марттан 28-нче мартка кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлегендә 397 бала тууы теркәлгән.
Яшь әнигә – 18 яшь, иң яшь әтигә – 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 47, иң өлкән әтинең яше – 64. Бала туганда минималь авырлык 700 грамм тәшкил иткән, ә максималь авырлык – 4850 грамм, дип хәбәр итә Казан Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Узган атнада бала исемнәре арасында иң популярлары: Риана, Кәрим, Ралина, Даниил, Тимер, Радмир, Илья, Ясминә, Анна, Мирон, Мәликә, Әмир. Иң сирәк исемнәр – Агнеша, Раймон, Бану, Евангелина, Ильяна, Рәсүл, Эдгар, Мия, Тамир, Гордей, Васелина, Бонита.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 155 пар үзләренең никахларын теркәгән.