31 майдан 6 июньгә кадәрге атнада Казанда 443 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 443 бала (224 малай һәм 219 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 61. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1270 һәм 4840 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әминә, Артем, Карина, Рамазан, Ясминә, Аяз, Данила, Элина, Рамзан, Ролан, Әмир. Сирәк кушылган исемнәр: Филипп, Милания, Мирас, Зифа, Лидия, Маркел, Виринея, Камаль, Микаэль, Сагдана, Архип, Эдвард, Кантемир.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 205 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 65 һәм 64 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.