В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 317 бала тууы теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Узган атнада, 2-8-нче март көннәрендә, Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 317 бала тууы теркәлде: 155 малай һәм 162 кыз.
Иң яшь әнигә – 20, иң яшь әтигә – 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 52, иң өлкән әтинең яше – 60. Баланың тугандагы минималь авырлыгы 1100 грамм, ә иң максималь авырлыгы – 5120 грамм тәшкил итте, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Әминә, Кәрим, Әмирхан, Амелия, Раяна, Ралина, Марк, Мәрьям, Ясминә. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Адриан, Рамин, Светлана, Лера, Әмиран, Медея, Эделия, Роберт, Разалина, Галим, Ризат.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 154 пар үзләренең никахларын теркәде.