Көн кадагында тора торган сораулар гомумроссия ата-аналар җыелышында фикер алышу предметы булып торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Ата-аналар РФ Мәгариф министры Ольга Васильевага сораулар бирә алалар. Сораулар гомумроссия ата-аналар җыелышы алдыннан җыела. Әлеге җыелыш – яңа уку елы алдыннан традицион очрашу, ул яңа уку елы алдыннан ата-аналар фикерен ишетү өчен, аларны кызыксындырган сорауларны белү өчен, гамәлгә ашырыла торган программалар һәм проектларның никадәр нәтиҗәле булуын белү өчен оештырыла.
Мәгариф министры Ольга Васильева ата-аналар белән 29 августта Мәскәүнең бер мәктәбендә очрашачак. Аралашу тере диалог һәм төрле төбәкләрдән турыдан-туры тоташтыру белән видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге үзәк мәйданчык белән элемтәгә 6 федераль округтан 8 шәһәр чыгачак. Онлайн-тапшыру ярдәмендә җыелышны дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан күзәтеп булачак.
Министрга сорауларны сайтта һәм РФ Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге битләре аша калдырырга мөмкин. Көн кадагында тора торган сораулар гомумроссия ата-аналар җыелышында фикер алышу предметы булып торачак, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, узган елда министрга 3 меңнән артык сорау килде, аларның күбесе мәктәп программалырна кертелгән яңалыклар, чит телләрне өйрәнү, имтиханнар тапшыру, дәреслекләр сыйфаты турында иде.