В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе 30-нчы августка кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казанда «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе уза. Ата-аналар балалар белән бергә китаплар укыйлар һәм кыска видеороликлар яздыралар, аннары аларны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә урнаштыралар.
Акция 25-нче майда башланды, Казан укучылары анда катнаша башлады инде. Барыннан да ешрак алар әти-әниләре белән Александр Пушкин, Антуан де Сент-Экзюпери һәм Габдулла Тукай әсәрләрен укыйлар, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.
Акциядә республика хакимият органнары вәкилләре дә катнашты. Мәсәлән, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Александр Гринның «Алые паруса» әсәреннән өзекне, ә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан фрагмент укыды.
Акциянең беренче этабы 20-нче августка кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрнең исемнәре 30-нчы августта билгеле булачак. Катнашу өчен, теләсә кайсы әдәби әсәрдән өзек укуны видеога яздырырга һәм видеороликны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә #читаемдетямрт хештегы белән чыгарырга кирәк. Роликның озынлыгы бер минуттан артмаска тиеш.