В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара дөньяның 60 иленнән 7-25 яшьләрендәге укучыларны һәм студентларны берләштерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). Казанның яшь робот техниклары Бөтендөнья роботлар олимпиадасында катнашалар. Ул Чиангмайда (Таиланд) үтә. Россия җыелмасының 48 катнашучысы арасында “Робот техникасы һәм сәнәгый дизайн лабораториясенән” Татарстан башкаласы вәкилләре дә бар.
Беренче команда яшелчә үстерү буенча роботлашкан машина “Vegetarium” төзегән.
Икече команда “Бережливая логистика” – акыллы складлар челтәре ясаган. Акыллы склад продукциянең бозылуын белеп ала, продуктларның күчерү вакытында югалмавын тәэмин итә һ.б.
Чара дөньяның 60 иленнән 7-25 яшьләрендәге укучыларны һәм студентларны берләштерә. Катнашучылар дүрт категориядә көрәшәчәк: төп, студент, иҗади һәм роботлар футболы.
Моңа кадәр 2017 елда Россия җыелмасы Коста-Рикада беренче урынны яулаган иде. 2016 елда Индиядәге ярышлардан Россия робот техниклары 4 призлы урын, алар арасында ике беренче урын, алып кайтканнар иде, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.