Ярышлар 350 дән артык спортчыны берләштерде
Бу көннәрдә рапираларда фехтование буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге уза. Казан спорт мәктәбе шәкертләре мактау пьедесталына күтәрелделәр.
Ярышларда Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән 350 дән артык иң көчле спортчы катнаша. Алар арасында – ТР «Динамо» спорт җәмгыяте вәкилләре булган фехтование мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Медальләр кызлар, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар арасында уйнатыла.
Ярышларны 15 яшькә кадәрге 72 катнашучы башлады. Бу категориядә фехтование буенча олимпия резервы республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өч тәрбияләнүчесе мактау пьедесталына күтәрелде. Казан спортчысы Арина Факимова рапирачылар арасында беренче урынны яулады. Оешманың тагын бер вәкиле – Вероника Артемьева – көмеш алды. Өченче урынны һәм бронза бүләкне Арина Шубина яулады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында.
Алга таба 18 яшькә кадәрге 40 кыз көрәшкә чыкты. Бу ярышта Арина Факимова бронза медаль алды.
Ярышлар көнен 21 яшькә кадәр 50 яшьүсмер төгәлләде. Арина Шубина көмеш алды. Шулай ук Татарстан «Динамо» командасы вәкилләре ярышларның беренче көнендә алты медаль яуладылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Авиатор» спорт мәктәбе хоккей командасы «Алтын алка» бөтенроссия ярышларының республика этабында җиңүче булды. Беренче урын өчен Татарстанның төрле шәһәрләреннән сигез команда көч сынашты. Ярышларда 12 яшькә кадәрге егетләр катнашты.