Конкурс нәтиҗәләре 15-17 ноябрьдә Самарада гомуммилли финалда билгеле булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Казанның Төнге велофест, кышкы «КышДаКар-фест» һәм «Тәрәзә» мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивале вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards 2019 Милли премия финалына узды.
Проектлар региональ этапта – Идел буе федераль округында иң яхшыларның берсе булды. Ул 4-6 октябрь көннәрендә Балаково шәһәрендә узды, биредә шулай ук илнең 13 төбәгеннән 141 шәһәр чарасы тәкъдим ителде.
Конкурс нәтиҗәләре 15-17 ноябрьдә Самарада гомуммилли финалда билгеле булачак, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.