Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2020, 13:16

Казан хәрби хезмәткә чакырылучылары Россия Федераль саклау хезмәтенең президент полкына сайлап алынган

Бу язда хәрби хезмәткә Татарстанның 3 меңнән артык егетен җибәрү планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Алинә Бережная). Казанда 12-нче майда башланган хәрби хезмәткә язгы чакырылыш дәвам итә. Бүген шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Очрашуда чакыру комиссиясе рәисе, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов һәм чакыру комиссиясенең башка әгъзалары катнашты.

Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарыннан хәрби хезмәткә 183 чакырылучы җибәрелергә тиеш. Җибәрү ике этапта уза: 20-нче майдан 1-нче июньгә кадәр мәгариф учреждениеләрендә укуларын тәмамлаган һәм хәрби хезмәткә чакырудан кичектерелергә хокукы булмаган яшьләр, 13-нче июньнән 10-нчы июльгә кадәр 2020 елда урта махсус уку йортларын һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар хезмәткә җибәреләчәк.

«Без язгы чорда 35 чакырылыш комиссиясе үткәрергә тиеш, аларның нәтиҗәләре буенча беренче этапта 22 кешене, икенче этапта 161 чакырылучыны хезмәткә озатабыз. 61 яшь кеше буенча карар кабул ителде инде, әлегә кыенлыклар юк, план буенча барырга тырышабыз», - дип сөйләде Шамил Ханнанов. Аның сүзләренә караганда, Вахитов һәм Идел буе районнарында хәрби хезмәткә чакырылучыларның 48%-ы коры җир гаскәрләренә, 26%-ы - хәрби-диңгез флотына, 20%-ы - космик гаскәрләргә җибәреләчәк. Хәзерге вакытта 4 иң яхшы хәрби хезмәткә чакырылучы Россия Федераль саклау хезмәтенең президент полкына сайлап алынган.

Бүген чакырылыш комиссиясенә тагын 12 кеше килгән, шуларның берсе - качып йөрүче. Быел хәрби комиссияләр махсус кагыйдәләр буенча уза. Хәрби комиссариатка керү урынында контактсыз термометрия белән барьерлык контроле урнаштырылган, барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларга битлекләр һәм перчаткалар бирәләр. Бинада 5 урын куллар дезинфекциясе өчен антисептиклы терсәк дозаторлары белән җиһазландырылган. Һәр 2 сәгать саен өслекләр дезинфекцияләнә, бинада унбиш минут саен җилләтү уздырыла. Моннан тыш, чакырылыш пунктында социаль дистанция саклана - идәндә тиешле билге ясалган. Бер үк вакытта бинада 10-нан артык хәрби хезмәткә чакырылучы булуы рөхсәт ителми.

Комиссияне яшьләр берәм-берәм уза. Чакырылучы үзенең белеме, сәламәтлеге, гаилә составы, мавыгулары, хөкем ителү-ителмәве һәм зарарлы гадәтләренең булу-булмавы турында сөйли. Йомгаклау характеристикасы хәрби хезмәткә алынучыларны хезмәт урынына һәм гаскәрләргә билгеләүгә йогынты ясый.

Армиягә гаиләләре белән хезмәт итәргә киләләр. Бертуган Салават белән Мансур Газизовлар коры җир гаскәрләренә хезмәткә җибәрелделәр. Армиягә җитди карыйлар. «Мин энем белән бергә хезмәт итүебезгә шат, чөнки бу зур ярдәм, армиянең безне җаваплырак, җитдирәк, кыюрак итүен телим», - дип сөйләде Салават Газизов. «Өлкән абый минем өчен үрнәк, шуңа күрә мин дә армиягә барырга теләдем, хезмәтебез файдага булыр, кайткач без бу вакытны елмаеп искә алырбыз, дип өметләнәм», - дип өстәде Мансур Газизов.

Шамил Ханнанов сүзләренә караганда, елдан-ел күбрәк яшь кешеләр хезмәт итәргә теләк белдерәләр. «Егетләрнең күбесе армиягә моның кирәклеген аңлап бара. Хәрби хезмәттән башка аларга көч структураларына, дәүләт хезмәтенә һәм җитди коммерция структураларына юл ябык», - дип билгеләде ул.

Шундый егетләр арасында - 22 яшьлек Илья Сулов. Егет өч яшеннән биюләр белән шөгыльләнә һәм «Казан» ансамбле артисты булып тора. Сәхнә костюмын хәрби киемгә үзе алыштырырга теләк белдергән, армия - һәр ир-атның бурычы, ди ул. «Миндә кичектерелү мөмкинлеге бар һәм мин армиягә бармый кала алам, тик мин бит ир кеше, шуңа күрә хезмәт итәргә телим. Яхшы физик әзерлек миңа хәрби-десант гаскәрләрендә ярдәм итәчәк, анда мине кабул иттеләр дә. Биюләрне ташламыйм, мөмкин булганча буш вакытта күнегүләр ясаячакмын», - дип сөйләде ул.

Моннан соң чакырылыш пунктларына чакырылучыларны җибәрү 30-нчы майда ук үтәчәк. Бүген армиягә алынучылар өчен дезинфекцияләнгән вагонлы беренче ашыгыч поезд Казаннан китте. Татарстаннан 50-дән артык кеше Свердловск өлкәсендә Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Хезмәт үтү урыннарына китәр алдыннан хәрби хезмәткә алынучылар коронавирус инфекциясе булу-булмауга тестлар тапшырганнар. Һәр яңа алынучыга әйберләтә милек, банк һәм шәхси электрон карталар, шулай ук шәхси саклану чаралары (битлекләр, перчаткалар, бахиллар) комплекты бирелде.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре утырышлары Казанда 15-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Комиссияләрне 4761 казанлы узарга тиеш, шуларның 680-е хезмәт итәргә китәчәк. Татарстанда язгы чакырылыш чорында хезмәткә барлыгы 3 меңнән артык кешене җибәрү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары Хәрби комиссариатының чакырылыш комиссиясе утырышы
Барлык яңалыклар