В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәткәрләргә 105 млн сумнан артык акча түләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Алинә Бережная). Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт һәм керемнәрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча, территория комиссиясе эшчәнлеге кысаларында, оешмаларның хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше башкарылды. Бу хакта хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга район администрацияләре башлыклары хәбәр итте.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында предприятиеләрнең хезмәткәрләр алдында бурычлары 7,3 млн сумга кимегән. 2020 ел ахырына бурыч 10,6 млн сум тәшкил иткән. Барлык очракларда да диярлек сүз инде ябылган яки банкротлык стадиясендәге предприятияләр турында бара. Иң зур бурычлы предпряитие – хезмәткәрләргә 7,1 млн сум бурычы булган «Казан» ҖЧҖ.
Совет районында соры базар буенча 36 комиссия узган, аларда 815 предприятие эшчәнлеге каралган. Нәтиҗәдә, 112 се «күләгәдән» чыгарылган, хезмәткәрләр алдында 22,9 млн сумлык бурычлар түләнгән.
Вахитов һәм Идел буе районнарында предприятиеләрнең хезмәткәрләр алдындагы бурычлары 2020 елда 69,3 млн.сум күләмендә түләнгән.
Киров һәм Мәскәү районнарында 14 район предприятиесенең 55 хезмәткәр алдында 6,8 млн. сум бурычы булган. Аны 6,3 млн сумга киметә алганнар. Бүгенгә 4 предприятиенең 523 мең сумлык бурычы бар.