В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәхси эшмәкәрне теркәү өчен кирәкле документлар исемлеге киметелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казан халкы күпфункцияле үзәкләрдә шәхси эшмәкәр һәм юридик зат сыйфатында бушлай, дәүләт пошлинасын түләмичә теркәлә ала.
Моннан тыш, шәхси эшмәкәрне теркәү өчен кирәкле документлар исемлеге киметелде. Эшмәкәрләргә хәзер нотариаль таныкланган паспорт күчермәсен бирергә кирәкми. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре күрсәтелгән паспортның күчермәсенең дөреслеген үзләре раслый. Ышанычлы документ Федераль салым хезмәте идарәсенә документларны кәгазь чыганакта тапшырганда да, шулай ук гаризаларны электрон рәвештә формалаштырганда да кулланылачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.