Федераль контроль органнары 1-нче майга кадәр тикшерүләр, шул исәптән салым һәм таможня тикшерүләрен туктатып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Татарстанда күзәтчелек тикшерүләрен тыюга мораторийны бозу факты буенча эшмәкәрләр өчен кайнар линия эшли башлады.
Эшмәкәрләргә тикшерүче килсә яки күзәтчелек органнары белән бәйле башка хәлгә юлыкса, ул бу хакта +7(800)222-37-22 телефоны буенча «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсның кайнар линиясенә яки сайттагы махсус форма аша хәбәр итә ала.
Искәртеп узабыз, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кушуы буенча, федераль контроль органнары 1-нче майга кадәр тикшерүләр, шул исәптән салым һәм таможня тикшерүләрен туктатып тора. Гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян китерү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу, рөхсәт документларын бирү өчен тикшерүләр өчен планнан тыш тикшерүләр искәрмә булып тора.
Шундый ук чараларны Татарстанда да төбәк һәм муниципаль контрольгә карата кертү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.