Ачык ишекләр көне ведомствода 20-нче ноябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 20-нче ноябрьдә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсендә эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Казан эшкуарлары ведомство белгечләре белән 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча консультация ала алалар: Большая Красная ур., 30. Алдан язылу таләп ителми, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көне идарәдә ай саен айның һәр өченче чәршәмбесендә, шулай ук квартал саен өченче айның өченче пәнҗешәмбесендә уза.