В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашу яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга багышланачак
Фото: Денис Гордийко
Чара кысаларында «Хәзерге яшүсмерләрнең хезмәт кыйммәте һәм мәшгульлеге: өр-яңадан башлау» панель дискуссиясе узачак. Спикерлар бүгенге хезмәт базарында яшүсмерләр мәшгульлеге, шулай ук үсеп килүче буынның эшкә мөнәсәбәте һәм яшүсмер сайлавына өлкәннәрнең йогынтысы турында фикер алышачак.
Шулай ук форумда «HR – хезмәт форумы бренды» конкурсында берничә номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: корпоратив система, персонал җәлеп итү буенча программа, предприятиедә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык өлкәсендә программа һәм башкалар. Әмма быел «Яшүсмерләрне җаваплы эшкә урнаштыру» дигән махсус номинация дә ачылган.
Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруда уңышлы тәҗрибәгә ия булган компанияләр һәм оешмалар катнаша ала. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Конкурска гаризалар 15 нче февральгә кадәр сайтта кабул ителә. Ә форумга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.