В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярдәм чаралары 2 млн сумга кадәр акчаны кайтарырга мөмкинлек бирәчәк
Икенчел чимал эшкәртү белән шөгыльләнүче Казан эшмәкәрләренә шәһәр бюджетыннан субсидияләр биреләчәк. Алар өчен барлыгы ике финанс чарасы каралган. Аларны бирү тәртибе шәһәр башкарма комитеты карары белән расланды.
Субсидияләр бирү турындагы карарны Казан мэры Илсур Метшин эшмәкәрләр һәм экохәрәкәт вәкилләре белән очрашуда белдерде. Ул ярдәм чараларының берсен икенчел чимал эшкәртү җиһазларын сатып алу өчен күрсәтәчәкләрен әйтте. Муниципалитет сатып алынган товарларның яртысын кайтарачак, әмма 2 млн сумнан артык түгел. Шулай ук эшкуарлар калдыклар җыю урыннарын төзүгә яки төзекләндерүгә киткән чыгымнарның 50% ын кире кайтарырга мөмкин. Бер компаниягә 1 млн сумнан да артык бирелмәячәк.
Оешма субсидия алуга бер генә гариза бирә ала. Ярдәм чаралары кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән, шулай ук Казанда теркәлгән һәм эшли торган оешмаларга күрсәтеләчәк.
Субсидия алу өчен гариза тутырырга һәм документлар әзерләргә кирәк. Аларның исемлеге сылтама буенча басылган.
Гаризаларны икътисадый үсеш комитеты хезмәткәрләре 11-20 ноябрь көннәрендә Кремль урамы, 3 йорт (544 каб.) адресы буенча кабул итәчәк.
Субсидия бирү турындагы карарны махсус төзелгән комиссия кабул итәчәк, аңа башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Булат Алеев, ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин һәм башкалар кергән.
Тулырак мәгълүматны +7(843)299-18-83, +7(843)299-17-22 телефоннары буенча ачыкларга була.