Янгын сүндерү-коткару хезмәтләре һәм бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән эш режимына күчерелде.
Казанда 20-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим вакытында кешеләр күпләп җыела торган 407 бәйрәм мәйданчыгы махсус контрольгә алынды. Яңа ел чараларында янгын куркынычсызлыгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм федераль янгынга каршы хезмәт бүлеге хезмәткәрләре күзәтә.
Бәйрәмнәрдә фейерверклар җибәрү өчен түбәндәге мәйданчыклар билгеләнде:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйдан;
Киров һәм Мәскәү районнарында - Түбән Заречная дамбасы;
Идел буе һәм Вахитов районнарында - Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасы;
Совет районында - Казан ипподромы янында, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчык.
Пиротехник эшләнмәләрнең законсыз кулланылуы ачыкланганда әлеге кагыйдәләрне бозган гражданнарга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча штраф санкцияләре кулланылачак.
Раштуа бәйрәме вакытында гыйбадәт кылу вакытында чиркәүләрдә һәм гыйбадәтханәләрдә янгын хезмәте хезмәткәрләре кизү торачак.
Бәйрәмнәр чорында янгын-коткару хезмәтләре һәм Казанның бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Кешеләр тәүлек буе була торган социаль өлкә объектларында төнге профилактик тикшерүләр планлаштырылган, бүлекчәләрдә җитәкчелек составының тәүлек буе кизү торуы оештырылган. Күпфатирлы торак йортларда янгынга каршы куркынычсызлык турында дүрт меңнән артык белешмә таратылган.