«Япеев» полиция бүлегенең җинаять эзләү хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелгән 30 яшьлек Самара кешесен тоткарлаган. Ир-ат алдап күршесенең телефонын алган, зыян күләме 15 мең сум тәшкил иткән.
Тикшерү юрамасы буенча, Самара кешесе Казан үзәгендә бүлмә арендага алган. Шул ук фатирда 23 яшьлек егет яшәгән. Төнлә ир-ат күршесен уяткан һәм шалтыратырга дип кесә телефонын сораган. Аннары җинаятьче киенгән һәм чит кеше телефоны белән өйдән чыгып киткән.
Зыян күрүче үзен урлаганнарын аңлагач, полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Шикләнелүчене оператив-эзләү чаралары барышында кыска вакыт эчендә тоткарлаганнар. Самара кешесе кылган эшен таныган һәм телефонын ломбардка тапшыруын, ә кергән акчаны үз ихтыяҗларына сарыф итүен сөйләгән.
Алдакчыга карата РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер хокук бозучы читкә китү тыюлыгы турында язма астында.