Ир-ат ТР башкаласында яшәүчене автомобиль шиннары сату сылтавы белән алдаган
Фото: Денис Гордийко
Шикләнелүчене тоткарлау өчен полиция хезмәткәрләре Соль-Илецкига командировкага барганнар һәм аны Казанга алып кайтканнар. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, зыянны өлешчә каплаган.
Оренбург өлкәсе гражданинына карата РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә. Читкә китмәү һәм тиешле тәртип саклау турында шарт куелган.
Хәзерге вакытта «Азино-2» полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьченең Казанда шундый ук җинаятьләр кылуда катнашы булу-булмавын тикшерә, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсендә.