Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2023, 12:32

Казан полициясе мошенниклыкта шикләнелгән кешене тоткарлаган

Яшь егет, уен приставкаларын арендага алып, аларны ломбардларга тапшырган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). Казанда уен приставкаларын арендалау белән бәйле мошенниклык сериясендә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар. Яшь егетнең җинаять эшчәнлеге буенча биш очрагы барлыгы ачыкланган. Гомуми китерелгән зыян ярты миллион сумнан артып китә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мошенниклык турында шикаятьләр белән зыян күрүчеләр апрель аенда мөрәҗәгать итә башлаган. Алар интернетта уен приставкаларын арендага бирү турында белдерүләр урнаштырганнар. Берникадәр вакыттан соң арендага бирүчеләргә билгесез кеше шалтырата һәм аларның хезмәтеннән файдаланырга теләвен җиткерә. Зыян күрүчеләр яшь егеткә уен җиһазлары һәм аларга аксессуарлар тапшыралар. Яшь егет приставканы куллануның беренче тәүлеге өчен түли, ә аннары җиһаз хуҗалары белән элемтәгә керүдән туктый.

Оператив-эзләү чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре 29 яшьлек егетне тоткарлый. Шикләнелгән кеше үз гаебен таныган һәм барлык приставкаларны һәм башка җиһазларны ломбардларга тапшырганын аңлаткан. Моңа кадәр дә ул полиция хезмәткәрләренә шундый ук җинаятьләр өчен эләккән булган.

Полициядә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелгән кеше читкә китмәү турында ышанычнамә астында тора. Тикшерү дәвам итә.

Барлык яңалыклар