Матди зыян 5 мең сум тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). «Танкодром» полиция бүлегенең оперуполномоченныйлары алдауда шикләнелгән кешене тоткарлаган. Ул такси өчен акча күчерү төшерелгән экран фотосы белән түләгән яшь кеше булып чыккан.
Полиция хезмәткәрләре билгеләгәнчә, түләү күрсәтелгәннән соң, 20 яшьлек кеше машинадан чыгып качкан. Берникадәр вакыттан соң таксист картага акча килмәгәнен ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Матди зыян 5 мең сум тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.