В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аерым көннәрдә шәһәр халкы тар профильле белгечләргә мөрәҗәгать итә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь, Диана Жиленкова). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан медицина учреждениеләре стандарт график буенча эшләячәк. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Сәламәтлек саклау системасы өчен Яңа ел бәйрәм дә, шактый киеренке эш чоры да. Безнең барлык хезмәтләребез, кичектергесез яки ашыгыч ярдәм кирәк булса, элекке режимда эшләячәк, бернәрсә дә үзгәрми. Травмпунктлар, стационарларның кабул итү бүлмәләре инде дистә еллар эшләгән график буенча тәүлек әйләнәсе эшли», – дип аңлатты ул.
Амбулатор звено да Яңа ел бәйрәмнәрендә пациентларны кабул итүне дәвам итәчәк. Билгеле бер көннәрдә аның эшен көчәйтәчәкләр, даталар соңрак билгеле булачак. Әлеге чорда лаборатория һәм диагностика хезмәтләре эшләячәк, шәһәр халкы гомуми практика табибларына һәм тар профильле белгечләргә мөрәҗәгать итә алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникаларның эшен 3 нче һәм 6 нчы гыйнварда көчәйткәннәр иде. Стационарлар, бала тудыру йортлары һәм гинекология бүлекчәләре тәүлек әйләнәсе эшләде. Пациентларны хастаханәгә салу территориаль принцип буенча башкарылды.