Яр буе зонасында экологик акциядә катнашучылар 100 капчыкка якын пыяла, пластик, металл һәм сортланмый торган калдыклар җыйдылар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Идел көнендә, 20-нче майда, Россиядә традицион рәвештә экологик акцияләр узды. Быел дөньяның иң эре елгаларының берсенең яр буе территориясен җыештыруга Казан почта хезмәткәрләре дә кушылды – алар «Локомотив» пляжын чүп-чардан чистарттылар.
Уртак тырышлык белән Казанда экологик акциясендә катнашучылар 100 капчыкка якын чүп-чар – пыяла, пластик, металл һәм сортланмый торган калдыклар җыйдылар. Идел буендагы территорияләрне җыештыруга бөтен Татарстан буенча почтамт хезмәткәрләре – 500-дән артык эшче чыкты, дип хәбәр иттеләр «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәтендә.
«Без елгаларның пычрануына кешеләрнең игътибарын җәлеп итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз. Бу Россия почтасының беренче экологик акциясе түгел. Бездә Green Post проекты бар. Ул өч юнәлештән тора: «Игелекле капкачлар» акциясе, файдаланылган батареяларны бөтенроссия җыю һәм утильләштерү проекты, шулай ук мәгърифәтчелек чаралары. Мондый проектларның уңай нәтиҗәсе ел әйләнәсе җаваплы караш булганда гына мөмкин булыр дип ышанабыз», – дип сөйләде «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе яшьләр советы лидеры Илнур Мәхмүтов.
Беренче тапкыр Идел көне Түбән Новгородта «Бөек елгалар – 2008» халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында узды. Аннары тематик чаралар уздыруга Идел буеның башка төбәкләре дә кушылды: Волгоград, Әстерхан, Ярославль, Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы.