Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2023, 10:03

Казан пляжларын һәм су янында ял итү урыннарын су коену сезонына әзерлиләр

29 нчы майга кадәр белгечләр сулык төбен, яр сызыгын тикшерәләр һәм су белән комны лабораториядә анализлыйлар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче май, Юлия Летникова). Казанның су объектларында 1 нче июньдә су коену сезоны башлана. Моңа кадәр, 29 нчы майга кадәр, белгечләр 8,75 мең кв.м мәйданлы сулыкларның төбен һәм 1,12 км озынлыктагы яр сызыгын тикшерәчәк. Шулай ук алар су һәм комга лаборатор анализ үткәрәләр, стендларны яңарталар һәм аншлаглар куялар. Пляжларның әзерлеген шәһәр районнары администрацияләренең махсус комиссияләре тикшерәчәк, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин.

«Һәр район администрациясенең пляж сезонына әзерлек буенча үз җаваплылык зонасы бар. Барлык эшләрне оешкан рәвештә һәм вакытында башкаруыгызны сорыйм», – диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.

Бу җәйдә халык өчен биш пляж ачылачак: «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомол күле», «Зур Аккош күле». Шулай ук су янында өч ял урыны оештырылачак: «Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле», Җиңү паркындагы күл. Бу объектларда 30 нчы августка кадәр 9:00 дән 20:00 гә кадәр өчәр коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торачак. Барлык пляжлар көймәләр, коткару җиһазлары һәм медикаментлар белән комплектлана.

«Узган ел оешкан пляжларда 13 кешене, шул исәптән 1 баланы коткардык. 87 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелде», – дип искәртте Чанкин.

Су коену сезоны башланыр алдыннан район администрациясе коткару һәм медицина постларын ремонтлаячак, комны казып йомшартачак, балаларның су коену зонасы коймаларын торгызачак, чатырларны, эскәмияләрне, урналарны, киенү бүлмәләрен яңартачак. Шулай ук эшчеләр душ кабиналарына су кертәчәк, чүп-чар өемнәрен бетерәчәкләр.

Җиһазландырылмаган су коену урыннарында, шулай ук су һәм ком анализлары канәгатьләнерлек булмаган пляжларда су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырылачак.

«Пляжларны ачу су һәм ком анализы нәтиҗәләренә бәйле булачак. Әгәр пляжларда анализлар начар булса, шәһәр халкына моның хакта җиткерергә һәм балаларны аеруча игътибар белән күзәтергә кирәк», – дип өстәде Калинкин.

Шәһәрлеләрнең иминлеге өчен коткаручылар, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре Идел, Казансу һәм яр буе территорияләрендә патрульлек итәчәк. Шулай ук суда үз-үзеңне дөрес тотуны пропагандалау буенча акцияләр планлаштырылган: шәһәр халкын суга батучыларга ярдәм итәргә, медицина ярдәме күрсәтергә һәм йөзәргә өйрәтәчәкләр.

Чанкин пляжларда кичке вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә патрульлек итүне көчәйтергә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында суда куркынычсызлык өчен җаваплыларны билгеләргә, аларны «Сулыкларда коткару җәмгыяте»ндә укытырга, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә су янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрергә чакырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.05.2023
Видеорепортаж
22.05.2023 10:01
Казан пляжларын су коену сезонына әзерлиләр
Барлык яңалыклар