В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең 74 төбәгеннән 900 дән артык спортчы катнаша
«Дельта» спорт мәктәбенең Казан спортчысы Дарья Котова «Резерв России» йөзү ярышларында 4х50 м катнаш эстафетада бронза яулады. «Акватика» спорт мәктәбенең тәрбиячесе, 1500 м га ирекле стиль белән йөзеп, Анастасия Чернышова көмеш алды.
Ярышлар 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Саранскта уза. Россиянең 74 төбәгеннән 900дән артык йөзүче катнаша. 14-15 һәм 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар көч сынаша. Россия Су спорт төрләре федерациясе хәбәр иткәнчә, яшь спортчылар арасында 88 комплект медаль уйнатыла.
Шулай ук Санкт-Петербургтагы кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында алтын медаль белән бүләкләнгән Казан спортчысы Софья Дьякова («Дельта» спорт мәктәбе) бу елның 10-15 декабрендә узачак Будапешттагы дөнья чемпионатында безнең илне тәкъдим итәчәк.