Транспортны буяу, салонны капиталь юу һәм утыргычларны тышлау эшләре башланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Татарстан башкаласында җәйге сезонга җәмәгать транспортын әзерләү дәвам итә. Шулай итеп, 33, 53 һәм 63-нче номерлы маршрутларга чыгучы 9-нчы Казан пассажир автотранспорт предприятиесе автобусларында салоннарны капиталь юу башланган, утыргычларны тышлау, шулай ук транспорт чараларын буяу эшләре башланган.
1-нче майга автопарктан җиде автобус тулысынча буялачак, бүгенгә инде өч автобус әзер. Белгечләр сүзләренә караганда, бу шул исәптән коррозияне булдырмау өчен дә кирәк. Эшләр берничә этапта уза: иске өслекне алу, күгәректән чистарту, майсызландыру, грунтлау, буяу һәм киптерү.
Автотранспорт предприятиесенең 10 автобусында пассажирлар үтенече буенча утыргычлар тышланган, һәм хәзер алар өр-яңа кебек күренә. Элегрәк 89-нчы маршрут автобусларында утыргычлар яңартылган иде.
Моннан тыш, предприятие автопаркының барлык автобусларын да капиталь юалар.
Җәйге сезонга автобусларны әзерләү шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты кушуы буенча уздырыла. Казанлылар ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенә түбәндәге электрон почта аша үз тәкъдимнәрен җибәрә ала: atprt2019@yandex.ru.