Нәтиҗәләрне Мәскәүдә ясадылар.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казан педагоглары «Россия тәрбиячеләре» IX бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Йомгакларны бүген Мәскәүдәге федераль тапшырулар студиясеннән онлайн-режимда ясадылар.
Шулай итеп, «Уңышлы тәрбияче» һәм «Инклюзив мәгариф» номинацияләрендә Киров районының 128-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Корчагина һәм Вахитов районының 63-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Черепанова иң яхшылар дип табылды.
Конкурста Татарстаннан барлыгы 10 педагог катнашты. Ул Президент грантлары фонды, РФ Мәгариф министрлыгы, «Россия тәрбиячеләре» иҗтимагый оешмасының мәктәпкәчә белем бирү фәнни-тикшеренү институты һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.