В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 нче һәм 57 нче мәктәп вәкилләре «Кеше тәрбияләү» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгеләрендә иң яхшылары булган
Фото: мәгариф идарәсе
Шулай ук «Кеше тәрбияләү» бәйгесендә беренче дәрәҗә диплом 175 нче гимназия педагогы Анастасия Головастиковага тапшырылган. Ул «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә чыгыш ясаган. 182 нче лицей директоры урынбасары Разих Камалов («Тәрбия процессы белән идарә итү» номинациясе), 179 нчы һәм 189 нчы гимназияләр педагоглары Анна Маркелова һәм Наилә Мөхетдинова («Сыйныф коллективын тәрбияләү» ) әлеге конкурсның финалистлары булган. Бәйге лауреатлары арасында Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе педагогы Лиана Мельник та бар. А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае педагогы Алексей Толпегин финалист дипломы белән бүләкләнгән.
54 нче һәм 12 нче мәктәпләр хезмәткәрләре Ксения Емельянычева һәм Инна Ханжина, шулай ук 289 нчы балалар бакчасы белгече Рано Хәсәнбаева «Педагог-психолог – 2024» конкурсының финалистлары арасына эләккән.
Моннан тыш, югары һөнәри осталыклары һәм жюри әгъзалары сыйфатында республика конкурсларын оештыруга үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен Казанның мәгариф хезмәткәрләре йорты директоры Руфинә Раззакова, 15 нче мәктәп директоры Иван Филатов, 112 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Гүзәл Портнова һәм 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Евгения Николаева рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.