В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең 90 нан артык монументы душ «керәчәк».
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). Казанда һәйкәлләрне җәйге сезонга әзерләүгә керештеләр. Бүген «Горводзеленхоз» эшчеләре Ирек мәйданындагы Владимир Ленин һәм Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерә башладылар.
Башта эшчеләр һәйкәлне сөртә һәм аны зыян килү яки тутыку предметына тикшерә. Белгечләр монументның «душ керергә» әзерлегенә инанганнан соң гына, сынны төп юдырту башлана.
Казанда җәйге сезонга әзерләнергә тиешле 90 нан артык һәйкәл, обелиск һәм бюст бар. Барлык монументларны тәртипкә китергәннән соң, аларны карап тоту эшләре туктатылмаячак. «Барлык һәйкәлләр дә кирәк булган очракта даими чистартылачак», – дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Һәйкәлләрнең үзләреннән тыш, подрядчы оешмалар монумент янындагы территорияләрне дә тәртипкә китерәчәкләр – баскычларны юачаклар, сукмакларны чистартачаклар, чүп-чарны җыештырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 23 нче апрельдә, Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак. Ишегалларын, паркларны һәм скверларны җыештыруга сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, район администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм башкалар чыгачак.