В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29-нчы августта «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Күпфункцияле үзәкләрнең Казан офисларында Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә эш җәдвәле үзгәрәчәк.
Әйтик, 30-нчы августта күпфункцияле үзәкләр ябылачак. 29-нчы августта «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскартыла, дип хәбәр ителә күпфункцияле үзәкләрнең сайтында.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы августта, Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булып тора. Быел ул якшәмбегә туры килә. Якшәмбе белән бәйрәм көне туры килү сәбәпле өстәмә ял көне бирелми. Шул рәвешле 31-нче августта Татарстанда эш көне булачак.