В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәп укучылары өчен өстәмә рәвештә, порция өчен 16 сум бәясеннән, фрикаделькалар белән аш әзерлиләр.
Фото: Марат Мугинов
Әйтик, укучылар өчен 19-нчы октябрьдән өстәмә рәвештә, порция өчен 16 сум бәясеннән, фрикаделькалар белән аш әзерлиләр. Атнаның төрле көннәрендә балалар каймак һәм ит фрикаделькалары белән себер борщы, тавык итеннән ясалган фрикаделькалар белән токмач эшләнмәләре булган бәрәңге шулпасы, гренкалар һәм тавык итеннән ясалган фрикаделькалар белән борчак ашы, каймак һәм ит фрикаделькалары белән кәбестә ашы, каймак һәм тавык итеннән ясалган фрикаделькалар белән бәрәңге шулпасы, каймак һәм ит фрикаделькалары белән ленинград рассольнигы сатып ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, бцтен башлангыч сыйныф укучыларын - 1-4-нче сыйныф укучыларын - бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Казанда яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучыларының барысы да бушлай туклана башладылар - бу якынча 72 мең бала.