В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласының ашыгыч ярдәм хезмәте 8,6 мең сәфәр башкарган
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар – 7792 – төрле авырулар аркасында килгән. 141 чыгуның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, тагын 43 енеке – миокард инфаркты. Табиблар 88 тапкыр бала табу очракларына барган.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадасы 766 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 54 шалтырату килгән. Аварияләрдә 55 кеше зыян күргән, шуларның 29 ы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгынга табиблар 14 тапкыр чыккан, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.