Киләсе дүшәмбедән башлап ташламалы категориядәге мәктәп укучылары өчен азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен тапшыру башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин видеоконференцэлемтә буенча коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабының чираттагы утырышын уздырды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков 16-нчы апрельдә Таиландтан Казанга кайтучы туристлар өчен «Левадия» санаторие әзерләнүе турында хәбәр итте, анда алар карантин чорын үткәрәчәк. Моннан тыш, штабта Казанга якын районнардан килеп эшләүче табиблар өчен яшәү урыннары турында фикер алыштылар. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин шәһәр территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү буенча мәгълүматлар китерде һәм шәһәрдә тотрыклы вәзгыять саклануын әйтте.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләгәнчә, өлкән яшьтәге казанлылардан ял көннәрендә гаризалар бераз кимегән, кичә волонтерлар 111 гариза алган, шуларның 105-е шул ук көнне эшләнгән. Район хакимиятләренә мохтаҗлардан 200 шалтырату килгән. Ул администрацияләрнең оператив гамәл кылуын югары бәяләде. Гомумән алганда, махсус эпидемиологик режим чорында 4109 казанлы хәйрия ярдәме алган.
Кизү төркемнәрендә балалар саны да акрынлап арта бара. Кичә 30 балалар бакчасында кизү төркемнәрдә 752 бала булды, ә бүген - 798, бу тагын 5 кизү төркем ачуны таләп итте.
Р.Гафаров хәбәр иткәнчә, киләсе дүшәмбедән башлап ташламалы категориядәге мәктәп укучылары өчен азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе тапшырыла башлаячак.
Элеккечә үк, көн саен кулдан төзәтмәләр кертү режимында җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составы саны җайга салына, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Ул шулай ук Казан табиблары бушлай юл йөрү документлары буенча 26 мең сәфәр кылган, дип өстәде. Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләренә һәм волонтерларга бушлай транспорт билетлары бирү карарын Казан мэры Илсур Метшин кабул итте. Башта медицина учреждениеләреннән алдан бирелгән гаризалар буенча 5 мең 870 лимитсыз юл билетлары әзерләнде. Хәзер табиблар гаризасы буенча өстәмә рәвештә тагын 2 мең билет бирелгән. Шулай итеп, юл йөрү билетлары бирелгән кешеләрнең гомуми саны - 7 мең 870. Юл йөрү документлары ай ахырына кадәр гамәлдә булачак, шуннан соң аларны озайту турындагы карарны эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул итәчәкләр.