Барлыгы 11 меңгә якын чакыру үтәгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь). Узган атнада, 18 нче декабрьдән 24 нче декабрьгә кадәр, ТР башкаласының ашыгыч ярдәм хезмәте 10950 чакыру үтәгән, шуларның 1408 е – җәмәгать урыннарына.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 629 тапкыр чакырганнар. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан 41 шалтырату килгән, аварияләрдә 36 кеше имгәнгән. Медицина учреждениеләренә 17 зыян күрүче китерелгән. Янгын урыннарына бригадалар 12 тапкыр барган, бер зыян күрүче бар.
Иң күп шалтыратулар (10251) авырулар аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләр белән бәйле булган. Кискен миокард инфаркты аркасында медиклар – 36 тапкыр, 105 тапкыр баш мие кан әйләнеше кискен бозылу сәбәпле чыккан. Бала табуларга 70 сәфәр башкарылган.
Узган атна белән чагыштырганда, авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу хисабына үтәлгән шалтыратулар саны 957 гә артты, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.